16+

Илһам Шакировның "Кара Урман"ына анимацион клип төшергәннәр

Бүген “Татмедиа” бинасында “Кара Урман” анимацион музыкаль проекты тәкъдим ителде. Проектның авторы – Марсель Дәүләтшин. 

Бүген “Татмедиа” бинасында “Кара Урман” анимацион музыкаль проекты тәкъдим ителде. Проектның авторы – Марсель Дәүләтшин. 

Аның әйтүенчә, әлеге проект өстендә чыгышлары белән Татарстаннан булган, әмма хәзерге вакытта Мәскәү, АКШ, Индонезия кебек дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләр эшләгән. Максатлары – татар классикасын популярлаштыру, “Кара Урман” татар халык җырын киң аудитория тыңларлык форматка күчерү. 

Анимацион клипта, чынлап та, Илһам абыйның “Кара Урман” җыры яңартылган вариантта бирелә. Сюжет буенча кыз бала “Кара Урман” аша узып үзен таба. Проектны оештыручылар нәкъ менә кыз бала образы аша тамашачы игътибарын җәлеп итәргә уйлаган. Кыз кара урманның куркыныч түгел икәнен аңлауга, урман матур бакчага әверелә. Кыскасы, клип нигезендә курку, үз-үзең белән көрәш, дуслык, өмет һәм ышаныч ята, ди проект авторы.

Бу клипны карагач барлыкка килгән кайбер фикерләрне җиткерәсе килде. Җыр башлануга, кыз бала башын тотып чаба башлый. Каршындагы бөтен нәрсә – өйләр, агачлар, авыллар кара төскә әйләнә бара. Мин моны башта Илһам абыйның яңартылган җырыннан качу дип аңладым, җырдагы көчле баслар кыз баланың колагын яңгыратадыр дип уйладым. Менә хәзер җырның оригиналы башланыр да, теге кара өйләр юкка чыгар, кыз бала иркен сулап куяр, рәхәтләнеп елмаер дип көттем. Алай түгел икән. Җыр ахырында кыз тау башындагы ак йортка кереп, бабасының кулыннан фонарь алды. Аны кабызуга, каршындагы бар нәрсә дә яктырып, матур төсләргә керде. 

Дөресен генә әйткәндә, миңа анимацион клипның мәгънәсе “барып җитмәде”. Бу клип белән татар халык җырын популярлаштырып булырмы икән? Шикләндерә. Әмма шушы хезмәт аша татар сәнгатенә тартылучылар булса, егетләр, чынлап та, зур мактауга лаек булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading