16+

Илдар Гыйльметдинов: «Безнең көч дуслыкта һәм бердәмлектә»

Татарстан Республикасы көненә багышлап, Казанда ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. Киров районының Залесная урамындагы 5нче йорт янындагы скверда да мәдәни Сабантуй оештырылды. Көрәшчеләр белән тәкә генә җитмәде.

Илдар Гыйльметдинов: «Безнең көч дуслыкта һәм бердәмлектә»

Татарстан Республикасы көненә багышлап, Казанда ишегалды бәйрәмнәре башланып китте. Киров районының Залесная урамындагы 5нче йорт янындагы скверда да мәдәни Сабантуй оештырылды. Көрәшчеләр белән тәкә генә җитмәде.

Узган гасырның тукса­нынчы елларында шә­һәр ишегалларында бер-­ике сабый күрсәң сөенер идең. Илдәге икътисади кризис, гаиләдәге акча кытлыгы сәбәбендә, бала табарга тәвәккәлләүчеләр нык кимегән иде. Аллага шөкер, бүген! Тамашага җыелган халыкның күбесе - яшь әниләр, эреле-ваклы сабыйлар. Йөгерүдә, биюдә һәм җырда осталык күрсәтүчеләрнең һәммәсенә бүләкләр бирелде.

Яңа уку елына санаулы көннәр генә калганлыгы үзен сиздерә. Скверда спорт клублары, кулланма гамәли сәнгать һәм иҗат йортлары күргәзмәләре урын алган иде. Укучылар шунда ук спорт һәм иҗат түгәрәкләренә язылдылар.

Үзәкләштерелгән китапханә челтәренең 2нче китапханә-филиал хезмәткәрләре озын өстәлләргә китаплар тезеп куйганнар. Олысы-кечесе китап сайлый. Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы Россия Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов кулына күчте. Депутат якын көннәрдә китапханәгә килеп, китапханә эшчәнлегенә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

- Ишегалды бәйрәмнәре халыкны берләштерә, рухны күтәреп җибәрә, - диде Илдар Гыйльметдинов җәйге сәхнәгә күтәрелгәч, - Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бу аеруча кирәк. Югыйсә, бер-беребезне белмибез дә. Аралашып, матур итеп яшик!

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары Алексей Петров халыкны бәйрәм белән котлады. Ул Казан шәһәр Думасы депутаты Сергей Черепанов белән берлектә беренче сыйныфка барачак янә ун малайга һәм кызга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумка бүләк итте.

- Күп балалы гаиләләргә хәйрия чарасы райондагы предприятиеләр, эшкуарлар ярдәмендә үткәрелә, - диде Алексей Петров.

- Казан мэры Илсур Метшин тәкъдимендә без-депутатлар «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республика акциясендә теләп катнашабыз, - дип әңгәмәне күтәреп алды Сергей Черепанов.

Җәйге сәхнәдә «Тимер­юлчылар» мәдәният сарае һәм «Заречье» төркеме үзешчән артистлары чыгыш ясады. «Безнең ишегалды авазы» җыр конкурсы да тамашачылар күңеленә хуш килде.

- Шушы скверда гына да күпме милләт вәкилен күрергә була. Әнә, ничек күңелле. Һәркем үз ана телендә рәхәтләнеп җырлый. Безнең көч дуслыкта һәм бердәмлектә, - дип, сокланып әйтеп куйды Илдар Гыйльметдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading