16+

Илкүләм проектларны яктырту буенча Татарстан - беренче урында

Беренче өчлеккә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе кергән.

Илкүләм проектларны яктырту буенча Татарстан - беренче урында

Беренче өчлеккә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе кергән.

Россия Президентының "2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турындагы"гы канунын яктыртканда Россия регионнарын телгә алу медиарейтингында Татарстан Республикасы беренче урынга чыккан. Беренче өчлеккә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе кергән. Әлеге рейтингны "Медиалогия" компаниясе төзегән.

Массакүләм мәгълүмат чараларында бигрәк тә "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проектын яктыртуга зур урын бирелгән. Искәртелгәнчә, проект кысаларында 2020 елда Татарстанда 44 юл объектын төзекләндерү планлаштырыла. Проектны тормышка ашыру өчен 4,5 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading