"Чиста сайлаулар өчен" күзәтчеләр корпусы координаторы Илнар Гирфанов журналистларны күзәтчеләрнең эше белән таныштырды. Аның сүзләренчә, алар сайлауларга өч ай кала ук әзерләнә башлаган.
- Яшь юристлар, югары уку йортларында белем алучы студентлар махсус курслар үтә. Без алар арасыннан иң активларын сайлап алабыз. Республиканың иң эре шәһәрләре Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә барысы 400 күзәтче эшләде. Иртәнге сигезенче яртыда алар эш урынында иде. Сәгать сигезгә кадәр шунда булдылар. Сайлауларда закон бозулар булмады, тыныч үтте, техник яктан берничә җитешсезлек кенә күзәтелде, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар