16+

Имамнар ГТО тапшыра

26-27 июньдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республиканың барлык районнарыннан имамнар Чистайда җыелачак.

26-27 июньдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республиканың барлык районнарыннан имамнар Чистайда җыелачак.

Биредә алар беренче тапкыр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын үтәү буенча тестларда катнашачак. Үзләренең физик әзерлекләрен республика хәзрәтләре ГТО комплексының биш сынау күнегүе ярдәмендә тикшерә ала, алар баскан урыннан ераклыкка сикерәчәк, кул белән җирдән этеләчәк, кыска арага йөгерәчәк һәм башка күнегүләрне башкарачак. Нормаларны тапшыруда 22 яшьтән алып 70 яшькә кадәр булган 80нән артык имам катнашачак. Моннан тыш, футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Чистайда республика мөхтәсибләре һәм Чистай епархиясенең катнаш командалары арасында дустанә футбол матчы да оештырылачак.

Мөселманнар арасында актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт чараларын оештыру Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм дәгъват эшенең алыштыргысыз бер өлеше булып тора. Диния нәзарәте ел саен мөселман яшьләре өчен спартакиадалар, хоккей, волейбол, футбол, көрәш буенча ярышлар оештыра. Быел иң күләмле чаралар ел саен уздырыла торган  Мәрҗани кубогына багышланган джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм диния нәзарәте Кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше республика ярышлары булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading