16+

Иннополис ачылышына Дмитрий Медведевны да көтәләр

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге Иннополис территориясендә объектлар төзү барышын тикшерде.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге Иннополис территориясендә объектлар төзү барышын тикшерде.

А.С.Попов исемендәге технопаркта Рөстәм Миңнеханов технопарк бинасын - холларны, кабинетларны, конференц-залны һәм башка бүлмәләрне карап чыкты. Аннары Татарстан лидеры Иннополис университет шәһәрчеге территориясен карады, анда «Иннополис» университеты бинасы төзелгән инде. Икенче объект - спорт комплексы, анда универсаль спорт залы, бассейн һәм душ кабиналары, шулай ук техник бүлмәләр урнашкан.

2015 елның 9 июнендә XXI гасырда төзелгән беренче Россия шәһәре Иннополисны рәсми ачу тантанасы узачак. Тантаналы чараларда Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашыр дип көтелә. Тантанага шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев та чакырылган, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading