16+

Инвалидларга эшкә урнашырга булышу турындагы канун проекты әзерләнә

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларны эш белән тәэмин итүдә булышу турында канун проекты әзерләде.

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларны эш белән тәэмин итүдә булышу турында канун проекты әзерләде.

Әлеге канун буенча эшкә мохтаҗларны ачыклау һәм эшкә урнашканчы мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан аларны күз уңында тоту каралган. Ел саен бу канун нәтиҗәсендә 22 мең инвалид эшле булыр дип фаразлана. Бу хакта, ТАСС агентлыгына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

"Канун проекты буенча халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре инвалидларны эшкә урнаштырырга һәм эш урынына беркеткәндә аларга төрлечә ярдәм күрсәтергә тиеш", - диелә хәбәрдә.

Беренче этапта кеше эшкә урнашу буенча ризалык бирә, шуннан соң аның турында мәгълүматны халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә тапшыралар. Биредә аның белемен, эш тәҗрибәсен, эшенә карата теләкләрен сорыйлар. Шул рәвешле вакансия базасы ярдәмендә туры килгән эш сайлап алына һәм инвалид белән эш бирүче арасында элемтә урнаштырыла.

2017 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, илдә барлыгы 12,3 миллион инвалид исәпләнелә, шуларның 2 миллионга якыны эшли. Россиядә хезмәткә яраклы яшьтә эшләүче инвалидларның өлеше 31,8 процентны тәшкил итә. Бу - Европа илләре белән чагыштырганда түбән күрсәткеч. Аларда эшләүче инвалидлар 40 процентка якын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading