16+

Ираннан Казанга килгән футбол җанатарлары машина түбәсендә яши?!

Социаль челтәрләрдәге «В Казани Поймут» төркеменә казанлылар футбол буенча чемпионатка кагылышлы күп кенә кызыклы фотолар эләләр.

Ираннан Казанга килгән футбол җанатарлары машина түбәсендә яши?!

Социаль челтәрләрдәге «В Казани Поймут» төркеменә казанлылар футбол буенча чемпионатка кагылышлы күп кенә кызыклы фотолар эләләр.

Берәү Иран – Испания матчын карау өчен Эселуйе шәһәреннән Казанга 5 мең чакрым араны велосипедта узган Мәхмүд исемле егетне фотога төшергән. Мәхмүд Казанга ике ай килгән, ди. Шулай ук Ираннан килгән җанатарлар машина өстендәге палаткаларда яши икән. Аларны аңларга да була, Казанда фатирларга аренда бәяләре артачагы көн кебек ачык иде. Бәяләр чынлап та шактыйга артты. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язганча, стадион янында бер бүлмәле фатирда бер тәүлек яшәгән өчен 40 мең сум акча чыгарып салырга кирәк. Шәһәр читендә шундый ук фатир көненә 3-5 мең сум тора. Иран җанатарлары исә моннан чыгу юлын тапкан – чемпионатка үз машиналарында палаткалар да алып килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading