16+

Иртәгә Рус теле көне

Иртәгә 6 июнь көнне бөтен дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.

Иртәгә 6 июнь көнне бөтен дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм 2010 елда БМО тарафыннан гамәлгә куелып, бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көнендә үткәрелә. Россиядә Рус теле көне Россия Президентының 2011 елның 6 июнендә имзаланган Указы нигезендә бәйрәм ителә.

Әлеге көн уңаеннан, Казанда бәйрәм чаралары уздырыла. Иртәнге 10.30да А.С.Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. 11.00дә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында республика җитәкчелеге вәкилләре катнашында бәйрәм тантанасы узачак һәм Татарстанның сәнгать осталары катнашында концерт оештырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading