16+

Исерек килеш ике җәяүлене бәрдереп үтергән ирнең әнисе: аның янында дарулары булмаган

Кайгыга баткан ана сүзләренә караганда, улы аневризма аркасында авыртуларны җиңеләйтү өчен эчкәндер.

Кайгыга баткан ана сүзләренә караганда, улы аневризма аркасында авыртуларны җиңеләйтү өчен эчкәндер.

Ике кешене бәрдереп үтергән Максим Вандышев өчен чик кую чарасын сайлау буенча судта аның әнисе дә бар иде. Өлкән яшьтәге хатын журналистларга сөйләгәнчә, аның улы баш мие авыруыннан интеккән һәм күптән түгел авыр операция кичергән. Аның сүзләренчә, ир-ат эчеп йөрмәгән, хезмәт сөючән  һәм 8 һәм 15 яшьлек ике бала тәрбияләгән. Ул көнне аның эштән кайтышы булган.

— Аның башында металл савыт, ул аны гел борчып тора. Күрәсең, якында гына дарулары булмаган һәм ул спиртлы эчемлек ярдәмендә авыртуын басарга теләгәндер. Без бу хәлгә башкача аңлатма бирә алмыйбыз, - ди хатын.

Исегезгә төшерәбез, юл аша чыгып барган ирле-хатынлыны машина бәрдереп китү мизгеле эләккән видео социаль челтәрләргә дә таралып өлгерде. Алар ирле-хатынлы Поповлар булган. 39 яшьлек ир-ат һәм 36 яшьлек хатын-кыз җәяүлеләр юл кичүеннән чыгып барганда, аларны югары тизлектә баручы машина бәрдереп китә. Ирле-хатынлы шунда ук һәлак була.

Казандагы фаҗига: бер мизгелдә ике бала ятим кала

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazandagy-faiga-ber-mizgeld-ike-bala-yatim-kala

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading