16+

Исерекләр өчен айныткыч төзеләчәк

Казанда Голубятников урамында 20-30 кешегә исәпләнгән айныткыч ачарга телиләр.

Казанда Голубятников урамында 20-30 кешегә исәпләнгән айныткыч ачарга телиләр.

Әлеге хакта Казан шәһәр думасы депутатлары фикер алышты. Шәһәр башкарма комитеты айныткыч өчен бина да әзерләп куйган, персоналның эшләү расписаниесе, хезмәт хаклары мәсьәләсе дә хәл ителгән. Моңа кадәр полиция хезмәткәрләре юлда тоткан исерекләрне, спиртлы эчемлекләр кулланып авыр хәлдәгеләрне Чуйков урамындагы 7 нче шәһәр клиник хастәханәсенә китерә торган булган. Клиниканың беренче катында алар өчен 5-6 кешелек махсус койка-урыннар булдырганнар.

- 2015 елның 1 гыйнварыннан 20 маена кадәр алкоголь эчемлек кулланган 1453 пациент китерелде. Аларның 210ы клиникада ятып дәваланды, - ди 7нче хастаханәнең баш табибы Марат Садыйков.

Дөрес, клиникада дәваланучы башка пациентларның исерекләр белән бер бинада буласылары килми икән, шуңа да еш кына канәгатьсезлек белдерә торган булганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы айныткычлар әлеге ведомсводагы үзгәрешләр чорында - 2011 елда ук ябылганнар иде. Шуңа да Казанда мондый айныткыч булдыру бик мөһим. Бүген Татарстанда: Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай һәм башка шәһәрләрдә унлап айныткыч эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading