16+

Ишетмәү киртә булмаска тиеш

28-29 апрель көннәрендә Казанда ишетмәүчеләр арасында DeafSkills I халыкара һөнәри осталык ярышлары була. Яшь белгечләр ун юнәлештә, шул исәптән химик анализ, фото сәнгате, аш-су осталыгы, чәчтараш, агач остасы кебек һөнәрләр буенча көч сынаша.

28-29 апрель көннәрендә Казанда ишетмәүчеләр арасында DeafSkills I халыкара һөнәри осталык ярышлары була. Яшь белгечләр ун юнәлештә, шул исәптән химик анализ, фото сәнгате, аш-су осталыгы, чәчтараш, агач остасы кебек һөнәрләр буенча көч сынаша.

Бүген Татарстанда 6 мең кеше начар ишетә яисә бөтенләй ишетми. Шуларның бары 32 проценты (1920 кеше) гына рәсми рәвештә эшкә урнашкан. Ишетмәсәләр дә, аларның җәмгыятькә файдалы буласы килә.

- Кызганыч, бүген начар ишетүчеләр тулы канлы тормыш белән яши алмый. Бу - зур проблема. Без башкалар белән бертигез дәрәҗәдә хезмәтебез белән кешелеккә файда китерә, үз эшебезнең остасы була алабыз. Бу омтылышларыбызның башлангычы булып Казан торачак. Файда китерә алуыбызны бар дөньяга дәлиллисе килә, - диде DeafSkills Халыкара ассоциация президенты, Бөтендөнья ишетмәүчеләр оешмасы вице-президенты Станислав Иванов.

DeafSkills ассоциациясе 2016 елның мартында Россия теләктәшлеге буенча оеша. Аның максаты - ишетмәүчеләрнең сәләтен барлау, тормышта үзләрен табарга ярдәм итү, эшкә урнаштыру.
- Сәламәт яшьләр арасында «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионаты үткәрелә. Мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә «Абилимпикс» дигән бәйгеләр бар. Мондый төр чемпионатлар - эшчеләргә үз осталыгын күрсәтү, сыйфатлы белем алу, эшкә урнашу мөмкинлеге. Ләкин бу ярышларның берсендә дә ишетмәүчеләр катнаша алмый. Алар эшкә дә урнаша алмый интегә. Бүген без менә шул проблемаларны хәл итәбез, - диде Станислав Иванов.

Чемпионатта яшьләр ярышып кына калмый, биредә ишетмәүчеләр өчен эш тә тәкъдим итәчәкләр әле. Эш бирүчеләр, эшмәкәрләр дә ярыш барышын күзәтәчәк. Бүгеннән Бөтендөнья ишетмәүчеләр федерациясе белән DeafSkills халыкара ассоциациясе үзара хезмәттәшлек итәчәк. Дуслыкларын алар ике яклы килешү ярдәмендә теркәде.
Эшче яшьләр Казан төзелеш көллиятендә җыела. Биредә Мәскәү, Свердловск өлкәсе, Удмуртия белән Башкортстаннан 49 белгеч, 39 эксперт катнаша. Беренче зур чара бүген булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading