Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында «Изгеләр ашы»н үткәрү - борынгы бабаларыбыздан килгән күркәм гадәтләрнең берсе. Ел саен чәчүләр беткәч, халык Ходайдан мул уңыш, күп итеп яңгыр сорап, авыл читендә урнашкан Изге җирдә дога кыла. Быел «Изгеләр ашы» бераз соңга калып, 8 июль көнне оештырылды.
Иртәнге алтыдан ук инде авыл читендә урнашкан, әйләндереп алынган болынлыкта аш-су исе таралды. Авыл картлары зур казаннарда җирле халык алып килгән сарык, тавык итеннән тәмле аш әзерләде. Болында бу эшкә хатын-кызны катыштырмыйлар. Уңган киленнәр иртән торып өйләрендә шулпага токмач баса. Казанда озак итеп кайнаган шулпа тәмле була. Учак исе сеңгән бу ашның тәме безгә балачактан таныш. Чөнки иртән әби-бабайларыбызга ияреп нәкъ менә шул аштан авыз итәргә бара идек Изгеләр җиренә. Болынның куе үләне арасында, борынын күрсәтеп, самавыр тора. Аштан соң келәм өстенә тезелгән тәмле ризыклар белән чәй эчәсең.
Бала-чаганың күзе ризыкта булса, олылар бу көнне бик җитди. Алар бит кәеф-сафа корыр өчен түгел, ә бабаларының изге рухына дога кылыр өчен килә. Бик борынгы заманнарда биредә ак атка атланып сугыштан кайтып килүче өч җайдак үлеп кала. Авыл халкы аларны шушы урынга күмә. Мал-туар кермәсен, явыз кешеләр аяк басмасын дип, болынны рәшәткә белән уратып алалар.
Өйлә намазы җитәрәк, болынга абыстай килә. Ул вәгазьләр сөйли, дога укый. Соңыннан халык кыйбла ягына таба йөз тотып, намазга баса. Хатын-кызлар таралышкач, кичке якта җыенга ир-атлар килә.
Ни кызык, бу көнне күктә бер болыт әсәре булмаса да, ирләр намаздан кайтканда һәрвакыт яңгыр ява. Инде бер дә яумый дигәндә дә, күктән бер-ике тамчы таммыйча калганы юк. Яңгыр яуса, укыган догалар кабул була, ди авыл картлары.
Быел да, аш тәмамлануга, күк йөзен кара болыт каплады. Авыл халкы өчен җәйге челләдә яңгырдан да яхшырак нигъмәт юк. Бездә аны Ходай рәхмәте буларак кабул итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар