16+

Иске Татар бистәсендә танылган җырчылар катнашында хәйрия ярминкәсе уза

Татар Казаны дигәндә, бигрәк тә бу атаманы тарихи яссылыкта кулланганда без беренче чиратта Иске татар бистәсен күз алдында тотарга тиеш. Һәрхәлдә, XVII йөздән соңгы чор очен бу шулай. Татар шәһәр мәдәнияте дигән сүзләрне дә иң беренче чиратта шул ук Иске татар бистәсенә карата куллану зарурдыр.

Татар Казаны дигәндә, бигрәк тә бу атаманы тарихи яссылыкта кулланганда без беренче чиратта Иске татар бистәсен күз алдында тотарга тиеш. Һәрхәлдә, XVII йөздән соңгы чор очен бу шулай. Татар шәһәр мәдәнияте дигән сүзләрне дә иң беренче чиратта шул ук Иске татар бистәсенә карата куллану зарурдыр.

Буген Иске Татар бистәсе янәдән бер үсеш чоры кичерә.Соңгы еллардагы үзгәрешләр килгән кунакларны гына түгел, Казанда яшәүчеләрне дә гаҗәпләндерә. Бу, әлбәттә, беренче чиратта төзекләндерү әшләренә кагыла. Ләкин соңгы елларда Иске татар бистәсенең башка традицияләре дә яңара башлавы шатландыра. Биредә - төрле ярминкәләр, хәйрия чаралары еш уздырыла. Хәйрия традициясе татарлар өчен бик борынгы нәрсә ул. Ятимнәргә, гарипләргә ярдәм итү, күмәк көч белән булсын мәчетләр, булсын мохтаҗларга торак салу - татарлар өчен күңел кушуы, рухи традиция.
Бүгенге көндә "Иске Шәһәр" префектурасы "Болгар" радиосы белән берлектә әзерли торган, 24 июльгә билгеләнгән "Хәйрия ярминкәсе" әнә шул борынгы татар традицияләрен яңартучы, халыкка кире кайтаручы олы чараларның берсе ул. Һәм анын мөһимлеген без әле вакыт үтү белән генә тулысынча аңлаячакбыздыр.

Ярминкәдә милли кием-салым, татар бизәнү әйберләре, кул эшләнмәләре, сувенирлар, татар китаплары, татарча дисклар, милли ризылар сатылачак. Милли сәүдә ярминкәсендә татар мәдәниятенең ин заманча үрнәкләрен дә, борынгылыкны саклаган өлгеләрен дә сатып алып булачак. Татар милли ризыклары, татар чәе дә булачак. Татар матбугаты, Татарстан китап нәшрияты китаплары да сатылачак.

Ярминкәнең тамаша өлеше бирегә килүчеләрнең күңеленә хуш килер. Анда Г.Камал театры артистлары, рәссамнар, тарихчылар чыгыш ясаячак. Зур концерт программасы да әзерләнә. "Болгар" радиосы алып баручылары әйдәгән тамашада популяр жырчылар Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Алина Шәрипжанова, Айсылу Габдинова, "Казан егетләре", "Риваять" төркемнәре, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов, Азат Абитов, Алинә Сафиуллина, Фәридә-Алсу дуэ ты, Дилә Нигъмәтуллина, Артур-Марат дуэты, Диләрә Иләлетдинова, Илгәрәй, Эльвира Хамматова хәм башка күп жырчылар, артистлар чыгыш ясаячак.

Тамаша 24 июль конне 12:00дән 20:00гә кадәр дәвам итә.

Ярминкәдә балалар өчен махсус мәйданчык, музейлар, төрле күргәзмәләр дә эшли.
Җыелган акчалар Теләче районындагы "Гаилә учагы" балалар йортына биреләчәк. Казан халкын, килгән кунакларны әлеге зур бәйрәмдә катнашып, хәйриягә үз өлешләрен кертергә чакырып калалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading