16+

Ислам мәдәнияте музеенда “Хәләл-хәрам” уены узачак

Бүген көндезге сәгать 2дә, "Казан кремле" музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда "Рамазан аенда ислам турында" дип исемләнгән чара узачак.

Бүген көндезге сәгать 2дә, "Казан кремле" музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда "Рамазан аенда ислам турында" дип исемләнгән чара узачак.

Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров рамазан ае хакында сөйләячәк. Чара азагында кунаклар "Хәләл-хәрам" уенында катнаша ала. Чарага килүчеләргә музей экспозициясе белән дә таныша алачак.

Сүз уңаеннан, иртәгә 20.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов "Болгар" хәйрия фонды ярдәмендә яшьләр өчен ифтар оештыра. Ифтар Казан үзәгендә Милләт йортында (Нариман урамы, 62) узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading