16+

Җитәкчеләрнең керемнәрен тикшерәләр

Җитәкчеләрнең керемнәрен быел азрак тикшергәннәр.

Җитәкчеләрнең керемнәрен быел азрак тикшергәннәр.

Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсендә коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегендә төп киңәшче Салават Рәхимов әйтүенчә, былтыр чиновникларның керемнәрен 717 тапкыр тикшергән булсалар, быелның тугыз аенда бары 276 тикшерү уздырылган.

Тикшерүләр азрак булса да, эш нәтиҗәлерәк башкарылган: керемнәре турында тулы мәгълүмат бирмәгән өчен ,Татарстанда алты чиновникка муниципаль вазифасыннан китәргә туры килгән. Тикшерү эшләре башлангач кына үз теләкләре белән вазифаларыннан китүче җитәкчеләр дә бар икән. Бу исә коррупциягә каршы тикшерү алып баруда кыенлыклар тудыра.

Коррупция өлкәсендә быел, гомумән, министрлыклар оператив эшли. Әнә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында быел тәртип бозулар 10 процентка кимегән. Экология белән бәйле 5 меңнән артык канун бозу теркәлгән. 26 җинаять эше ачылган. Барлыгы 65,9 миллион сумлык штраф салынган.
Җинаятьләр төрле – Әлмәттә бер оешма суга химик калдыклар агызуда гаепләнә, Бөгелмә райо­нының бер бистәсендә җиргә мазут аккан... Халык министрлыкның экология иҗтимагый кабул итү телефоны аша да еш шалтырата. Быел шундый 12 156 мөрәҗәгать теркәлгән. Тәртип бозуларны ачыклауда дөрес оештырылган эш һәм соңгы елда машиналарда кулланыла башлаган регистраторлар да ярдәм итә, дип саный экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading