16+

Изгелек белән матурлык янәшә йөри

Беренче Рамазан кичендә Альбина Фазлыеваның беренче иҗат җимешләрен дә күреп сокландык. 

Изгелек белән матурлык янәшә йөри

Беренче Рамазан кичендә Альбина Фазлыеваның беренче иҗат җимешләрен дә күреп сокландык. 

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рамазанның беренче көнендә “Туган авылым” ресторанында авыз ачты. Ифтарда күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты. 
“Туган авылым” комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов ел саен кунаклар җыеп, зур ифтар ашлары уздыра. Быел да искәрмә түгел. “Бу айны зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Изге эшләрне тагын да күбрәк эшләргә тырышырбыз”, – диде Радик Мөхәрләм улы. Бүгенге чарада Альбина Фазлыева бренды тәкъдир ителде. Ул хатын-кызларны тагын да затлырак итәргә, матуррак киендерергә тели. Һәм күптәнге хыялын тормышка ашыра – никах күлмәкләре тегә башлый. Нәтиҗәсе – “Туган авылым” комплексында никах үзәге ачылды. Беренче Рамазан кичендә Альбина Фазлыеваның беренче иҗат җимешләрен дә күреп сокландык. 
Авыз ачу мәҗлесе Коръән аятьләре уку, вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару белән үрелеп барды. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading