16+

Кабан буенда амфитеатр төзелә

Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү концепциясен эшләүгә игълан ителгән Халыкара конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Җиңүче исемен бәйгенең жюри рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин игълан итте. Территориянең табигый ландшафтын саклап калу белән бергә, шәһәр халкының ялы өчен яңа зона булдыруны тәкъдим итә торган Россия-Кытай командасы проекты иң яхшылардан дип табылды....

Кабан буенда амфитеатр төзелә

Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү концепциясен эшләүгә игълан ителгән Халыкара конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Җиңүче исемен бәйгенең жюри рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин игълан итте. Территориянең табигый ландшафтын саклап калу белән бергә, шәһәр халкының ялы өчен яңа зона булдыруны тәкъдим итә торган Россия-Кытай командасы проекты иң яхшылардан дип табылды....

Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү концепциясен эшләүгә игълан ителгән Халыкара конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Җиңүче исемен бәйгенең жюри рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин игълан итте. Территориянең табигый ландшафтын саклап калу белән бергә, шәһәр халкының ялы өчен яңа зона булдыруны тәкъдим итә торган Россия-Кытай командасы проекты иң яхшылардан дип табылды.

Шәһәр башлыгы белән бергә бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясау чарасында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, оештыру комитеты җитәкчесе, "Центр" стратегик үсеш агентлыгы директоры Сергей Георгиевский катнашты.

Илсур Метшин финалда катнашучыларны сәламләп, алар башкарган эшнең никадәр мөһим икәнлеген билгеләп үтте. "Дөньяның төрле илләреннән булган архитектура бюролары катнашында мондый масштаблы бәйге үткәрү безнең өчен зур дәрәҗә.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге ачык архитектура бәйгесен үткәрүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәтемне белдерәм. Шәһәрне үстерү перспективалары турында уйлау безгә бик мөһим. Финалда катнашучыларның эшләре Казанның иҗтимагый киңлекләре үзгәрешенә һәм үсешенә башлангыч бирәчәк. Моннан тыш, шәһәр төзелешенең яңа генераль планын төзү буенча актив эш алып барыла. Бәйге барышында яңгыраган кайбер тәкъдимнәр әлеге планны эшләүдә исәпкә алынырга мөмкин. Мин конкурс барышын игътибар белән күзәттем, архитекторлар шәһәр өчен креатив карарлар тәкъдим иттеләр. Катнашучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм", - диде Казан Мэры.

186 га мәйданны биләп тора торган Кабан күлләре системасы шәһәр өчен экологик каркас һәм эре мегаполислар өчен кирәк булган "яшел коридор" функциясен үти. "Кабан күленә - 70 мең ел, мондый масштабтагы һәм яшьтәге су системасы - уникаль күренеш. Үзәгендә шушындый күлләр булган шәһәрләр Россиядә генә түгел, хәтта дөнья буенча - бик сирәк. Казан өчен әлеге күлнең никадәр мөһим икәнлеге турында сүз алып барганда, югалган хәзинәләрне саклый торган, канатлы елан белән тарихка кереп калган күл турындагы күпсанлы риваятьләрне искә төшермәү мөмкин түгел. Кабан күлләре һәм аларның яр буе территорияләре - туристларны җәлеп итү һәм гореф-гадәтләрне саклап калу ноктасыннан, Казан өчен бик мөһим киңлек", - дип билгеләп үтте бәйгенең экспертлар советы башлыгы, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман.

"Сыгылмалы тасма. Казанның үлемсез мирасы" ("Эластичная лента. Бессмертное наследие Казани") дип исемләнгән рус-кытай командасы архитекторлары проекты ачык киңлекләр белән бергә, ябык урыннарны да үз эченә алган ландшафт төзелеш концепциясен гамәлгә ашыруны тәкъдим итә.. Проектта экосистеманы тормыш белән тулыландырачак, шәһәр мохитенә активлык кертәчәк су белән эшләү - өстенлекле эш юнәлеше булып тора. "Проектны гамәлгә ашыра башлагач беренче эш итеп экологик инфраструктура - күлләрдәге су чистартылачак, яшел үсентеләр утыртылачак. Яр буйлары буйлап акрын транспорт хәрәкәте системасы булдыру планлаштырыла. Аннан соң әлеге система бөтен шәһәр буйлап таралырга тиеш. Кабан күлләре шәһәрнең бөтен ачык киңлекләрен "яшел коридорлар" белән тоташтыра торган беренче урын булачак", - дип сөйләде проект авторларының берсе, "Turenscape + МАП architects" рус-кытай консорциум вәкиле Стэнли Ланг.

Югары Кабан күлендә, табигый ландшафтны саклап калу максатыннан, "җиңелчә генә" төзекләндерү эшләре каралган. Биредә тыныч кына ял итеп йөрү зонасы булдырылачак. Шәһәр халкына һәм башкала кунакларына көймәдә йөрү һәм балык тоту, күл буйлап йөзеп йөрү өчен мөмкинлекләр тәкъдим ителәчәк. Урта Кабан күлендә, киресенчә, сәнәгать предприятиеләре зонасын шәһәр халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларыннан чыгып, эшләр "мохит белән тулы көчендә" алып барылачак. Биредә төрле чаралар үткәрү, спортның экстрималь төрләре белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, яңа шәһәр пляжы булдыру каралган. Түбән Кабан күлендә, проект нигезендә, даими эшли торган сәүдә рәтләре урнаштырылачак, ял зонасы сакланып калачак һәм амфитеатр төзеләчәк.

Проект авторлары, Кабан күлләре системасының яр буе территорияләрен төзекләндерү нәтиҗәсендә шәһәр үзәге тагын да җанланыр дип өметләнәләр. Шәхси инвесторлар хисабына гамәлгә ашырылачак әлеге проект эшен киләсе елның яз аенда башлап җибәрәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү концепциясен эшләүгә игълан ителгән Халыкара архитектура конкурсына дөньяның 18 иленнән 169 заявка тәкъдим ителде. Финалда 1 миллион сум күләмендәге бүләк һәм яр буйларының дизайн-проектын эшләүгә контракт өчен Россия, Франция, Бөекбритания, Италия, Кытай, Голландия, Испаниядән 10 архитектура бюросы көч сынашты.

Ике ай дәвамында архитекторлар Казанның төп иҗтимагый киңлеген яңарту өстендә эшләделәр. Бәйге финалына чыккан командаларның, Сусаклагыч зоналар елы уңаеннан, Татарстан Республикасында - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә башкарыла торган башка шәһәр төзелешенә кагылышлы проектларга җәлеп ителү мөмкинлеге бар.

http://old.kzn.ru

Фото: http://www.tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading