16+

Качману бәйрәмендә бәкедә коенганда иминлек кагыйдәләре

19 гыйнварда православие вәкилләре төп бәйрәмнәрнең берсе — Качмануны билгеләп үтә.

19 гыйнварда православие вәкилләре төп бәйрәмнәрнең берсе — Качмануны билгеләп үтә.

Күпләр традиция буенча бәкедә чумарга барачак. Табиблар бу процедурада сак булырга киңәш итә. Бу турыда матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Абдулганиева сөйләде.

Бозлы суда коену алдан әзерлексез йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм бәвел системалары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук астма, шикәр диабеты һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары (остехондрозлар, артритлар һ.б.) белән интегүчеләр өчен куркыныч. Мондый кешеләргә бозлы суга чуму катгый тыела. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалар өчен дә бу гадәтнең файдасы бик аз, авыру сезоны вакытында аларның иммунитеты түбән.

Суда коеныр алдыннан, хроник авыруларның кискенләшүен булдырмау максаты белән, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading