Халыкара хәләл индустрия ярминкәсе - Russia Halal Market – «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумын үткәрү көннәрендә «Казан» агросәнәгать паркында узачак.
Скопировать ссылку
Халыкара хәләл индустрия ярминкәсе - Russia Halal Market – «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумын үткәрү көннәрендә «Казан» агросәнәгать паркында узачак.
Ярминкәдә йөздән артык үзебезнең фермер хуҗалыклары һәм агрофирмалары үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бөтен ассортимент тулысынча Хәләл продукция стандартларына туры киләчәк.
“Russia Halal Market ярминкәсенә әзерләнү кысаларында без Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә «Казан» агросәнәгать паркында күчмә киңәшмәләр үткәрдек. Ярминкәдә ит, сөт продукциясе, сырлар, икмәк-күмәч, кондитер әйберләре һәм башка күп нәрсә сатып алырга мөмкин булачак. Барыгызны да Russia Halal Market ярминкәсенә чакырабыз”, - дип, белдерү ясады Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов.
Ярминкәдә татар милли аш-суының фермер продукциясе, мәсәлән, каклаган каз, казылык, ат итеннән бастурма, каймак (сөт өсте), талкыш кәләвә һәм чәк-чәк кебек татлы ризыклар да булачак, дип ассызыклады ул.
Ярминкәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Ислам руханилары вәкилләре, KazanForum кунаклары катнашачак.
Комментарийлар