16+

Каләмгә тугры гомер

6 июль көнне елның болыннар шау чәчәктә, җиләкләр кызарып пешкән иң ямьле чагында Яшел Үзән районында бер кызчык дөньяга килгән. Гомере якты булсын диптер, аңа таң йолдызы Венера исемен биргәннәр. Исеме хикмәтле булган, күрәсең, кыз кечкенәдән бик кызыксынучан, телгә оста булып үскән.

Каләмгә тугры гомер

6 июль көнне елның болыннар шау чәчәктә, җиләкләр кызарып пешкән иң ямьле чагында Яшел Үзән районында бер кызчык дөньяга килгән. Гомере якты булсын диптер, аңа таң йолдызы Венера исемен биргәннәр. Исеме хикмәтле булган, күрәсең, кыз кечкенәдән бик кызыксынучан, телгә оста булып үскән.

Мәктәптә укыганда ук кулына каләм дә алган. Хыялы – журналист булу. Терекөмеш кебек тере, сүзгә кеше кесәсенә кереп тормый торган, үзе үҗәт, үзе максатчан, үзе тырыш кызның хыялын Казан дәүләт университетының журналистика факультеты чынга ашыра. Диплом алгач та озак уйлап тормый Венера. Үзләренең район газетасына, үзе каләм чарлаган «Зелонодольская правда»га хәбәрче булып эшкә кайта. Әйтәсе килгән фикерләренә, язылган һәм язылачак язмаларына киң мәйдан, үз укучысын тапкан кыз бик тырышып иҗат итә. Аның талантын Казанда да күреп алалар һәм эшкә чакыралар. Башта ул «Комсомолец Татарстана» газетасында эшли. Аннары «Казанские ведомости» газетасын җитәкләвен сорыйлар. Һәм менә 1995 елдан бирле Венера Абдул кызы – әлеге газетаның баш мөхәррире. Әнкәсе, ягъни мәсәлән. 2008 елдан «Казанские ведомости» газетасы «ТАТМЕДИА»га кергәч, филиал директоры. Исеме генә үзгәрми, эше-мәшәкате дә арта.
Үзең мәкалә язарга була ул, аның өчен йокысыз төн һәм Ходай биргән язу сәләте дә җитә. Ә менә кулларына каләм тоткан һәм телләре дә оста булган 30га якын хезмәткәргә иҗат итәр өчен шартлар тудырып, исән-сау эшләтеп, укучы ярата торган басма матбугат нәшер итү – монысы инде аның кайбер пәһлевандай ир-атлар кулыннан да сирәк килә. Ә Венера Якупова – уртача буйлы, җыйнак кына гәүдәле бер ханым – Татарстаныбызның иң абруйлы, иң укылышлы басмасын менә 24 ел буе җитәкли. Үзе бер гомер бит бу. Каләмгә тугры гомер. Ул аңа нинди тырышлыклар, нинди хәйләләр белән ирешә, уңышларының сере нәрсәдә – юбилейлар мәшәкате беткәч, бер сөйләшеп утырырбыз әле, дип ышанып калабыз.

Венераның тырышлыгына шаккатарлык. Ул каләм серен бер белеп алгач, китаплар да яза башлады. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. Совет чоры балалары уйнап үскән уенчыкларны җыйган «Балачак музее» да оештырып җибәрде. Бу хакта кызыклы язмалар да язды. Шуның өчен Татарстан журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» бүләгенә дә ия булды. Бүген бу музейның бусагасыннан кеше өзелми.

Кайчан карама, Венера ханым каядыр ашыга. Еш кына вакытны узып яши төсле тоела ул безгә. Аны яшьләр-студентлар белән дә еш күрәбез. Картаймавының сере дә шундадыр, ахры. Юбилей җиткән дигәч тә ышанмадык. Һәр вакыйганың үзәгендә булган, ялкынланып иҗат итеп яшәүче бу ханым яшьлекнең үзе төсле.

Күршең әйбәт булу – иң зур бәхетләрнең берсе. Безнең «Шәһри Казан» белән «Казанские ведомости» чат янәшә күршеләр. Бер түбә астында яшибез, бер һаваны сулыйбыз. Күршеләребезнең шатлыгы безнең өчен дә зур шатлык. Бәйрәме безгә дә бәйрәм.

Венера Якупованың тырыш хезмәте олы бәяләр дә алган. «Казанның 1000 еллыгы» медале янына быел «Фидакарь хезмәт өчен» медале дә өстәлде. Ә иң зур бүләк ул – укучы мәхәббәтенә нигезләнеп, газета җыйган тираж. Юбилей гөрләгән көннәрдә аңа «Тынычлык Розасы» Халыкара алтын медале дә тапшырылды. Номинациясе нинди бит әле. «Планетаның тынычлык илчесе». Бу зур Халыкара бүләкне ЮНЕСКОның тынычлык мәдәнияте институты ректоры, Европа – Азия Халыкара гуманитар академиясе президенты академик Энгель Таһиров тапшырды.

Без каләмдәшебез – талантлы журналист һәм оста оештыручы мөхәррир Венера Абдул кызы Якупованы гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз. Киләчәктә дә ныклы исәнлек, озын гомеренә җитәрлек илһамлы иҗат теләп калабыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading