16+

Камаллылар “өй туе”на әзерләнә

Камал театры яңа – 119нчы сезонын, гадәттәгечә, “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачачак.

Камал театры яңа – 119нчы сезонын, гадәттәгечә, “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачачак.

Иң борынгы милли театр бу сезонда бик күп премьералар, фестивальләр, оркестр концертлары һәм башка чаралар белән сөендерергә әзерләнә. Аларның күпчелеген тамашачылар инде яңа бинада күрер дип ниятлиләр.

Камаллыларның “өй туе” якынча октябрь аенда булыр дип ниятләнә. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, яңа бинага күчү бер авырлык та тудырмаячак. Алар инде бөтен аппаратурасын, декорацияләрен, костюмнарын җыеп, гастрольләргә чыгарга өйрәнгән. Сезонның барлык премьералары да инде яңа шартларда уйналыр дип көтелә. Баш режиссер сүзләренчә, шулай дөресрәк булачак. Гомумән алганда, яңа бинага күчү тагын да зуррак команда булдыру, яңа режиссерлар һәм драматургларны җәлеп итүне, тагын да күбрәк премьералар куюны таләп итә. Биредәге 4 залны тулы күләмдә кулланырга ниятлиләр. Үз проектларын Камал театры сәхнәсендә тормышка ашырырга теләгән оешмаларга да ишекләр ачык, диләр.

Бүгенге көндә театрда 119нчы сезондагы беренче премьераларның репетицияләре бара. Режиссер Айдар Җәббаров татар эстрадасы легендасы Әлфия Авзалованың тормышына һәм иҗатына багышланган “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” музыкаль спектакле өстендә эшли. Пьеса авторы – Резеда Гобәева, рәссам – Булат Ибраһимов.

Шулай ук быел театрда ГИТИСның режиссерлык факультетын һәм Дмитрий Крымов остаханәсен тәмамлаган Әскар Галимовның дебюты көтелә. Ул Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен сәхнәләштерү теләген белдергән.

Төрек режиссеры Мостафа Курт төрек драматургы Гюнгер Дилменның “Тере маймыллар белән Ресторан” пьесасы буенча “Сары елга” спектакленең репетицияләре бара. 

Моннан тыш, яңа сезонда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышында Таҗи Гыйззәт һәм композитор Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль драмасын һәм Россия драматургы Ярослава Пулиновичның заманча адаптациясендә Г. Камалның “Бәхетсез егет” спектаклен күрә алачакбыз. Шулай ук Илгиз Зәйниев авторлыгында “Су анасы”  спектакле премьерасы да тәкъдим ителәчәк. 

Гомумән алганда, яңа бинага күченгәч 4 залның һәрберсендә сезон саен өчәр премьера кую нияте бар.
 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading