16+

Камилә Вәлиеваның кая укырга керүе һәм нинди һөнәр үзләштерәчәге билгеле

Камилә Вәлиева киләчәктә үзен тренер итеп күрүен әйткән, дип яза sports.ru. Ул 1 сентябрьдән Мәскәү дәүләт спорт һәм туризм университетында укый башлаячак.

Камилә Вәлиева киләчәктә үзен тренер итеп күрүен әйткән, дип яза sports.ru. Ул 1 сентябрьдән Мәскәү дәүләт спорт һәм туризм университетында укый башлаячак.

- Чынлыкта мин моны түземсезлек белән көтәм, чөнки күп көч һәм нервлар сарыф ителде, укыйсым килә, – дигән спортчы. – Мин МГУСиТка укырга кердем, тренер һөнәрен алачакмын. Үземне тренер итеп күрәмме? Әйе. 

Ул шулай ук хобби турындагы сорауга җавап биргән. "Әлегә игътибарымны үземә, физик һәм мораль халәтемә юнәлтергә телим. Шулай да хоббилар дип әйтергә яраса, бар, мәсәлән, йөгерергә, тренажер залында шөгыльләнергә, кызыклы фильм карарга, спектакльгә барырга, музыка, китап тыңларга, ахыр чиктә, дуслар белән аралашырга", - дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading