2007 елдан башлап 20 апрель көнне Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә.
Әлеге көн, беренче чиратта, бушлай кан бирүчеләргә һәм шул гамәлләре белән башка кешеләрнең сәламәтлеген саклап калучыларга багышлана. Ул шулай ук кан алу һәм кан хезмәте учреждениеләрендә эш оештыручы табибларга да багышланган.
1832 елның 20 апрелендә Петербург акушеры Андрей Вольф беренче тапкыр бала тудырган хатынга иренең канын салган һәм шул рәвешле аның гомерен саклап калуга ирешкән. Бу Россиядә донорлыкның башлангычы була. Вольф янә берничә тапкыр кан күчерә. Хирургия профессоры Сергей Коломин исә аның тәҗрибәсен кабатлый.
Быел Милли донор көне "Донор булып кал, кан тапшыр" чакыруы белән уза, ул бигрәк тә, пандемия вакытындагы үзчикләү чорында бөтен Россия буенча актуаль булып тора. Ни кызганыч, табиблар белдерүенчә, бу көннәрдә донорлар активлыгы азайган.
Донорлар каны элеккечә онкология диспансерында, кардиоүзәктә, гематология бүлекләрендә, бала табу йортларындагы пациентларга кирәк.
Бер генә катлаулы операция дә донор каныннан башка узмый. Синең каның кемнеңдер гомерен саклап калуын белү дә нинди горурлык бит. Бу хакта онытмасак иде.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар