16+

Авыр хәлдәге Андрей Губин сәламәтлегенең торышы турында сөйләгән

Артист берникадәр вакыт Мисырда яшәгән, ул биредә аркасын дәвалаган, әмма табиблар аңа ярдәм итә алмаган, һәм ул кире Россиягә кайткан.

Артист берникадәр вакыт Мисырда яшәгән, ул биредә аркасын дәвалаган, әмма табиблар аңа ярдәм итә алмаган, һәм ул кире Россиягә кайткан.

Узган ел кинәт кенә юкка чыккан авыр хәлдәге поп-җырчы Андрей Губин үзенең сәламәтлеге турында сөйләде, дип хәбәр итә Aif.ru.
Артист сүзләренә караганда, соңгы вакытта ул Мисырда аркаларын дәвалау белән шөгыльләнгән.

"Бик күп йөздем, аркамны дәваладым. Ни аяныч, минем сәламәтлегем һаман да начар хәлдә, бернинди алга китеш юк. Бар җирем дә сызлый. Шуңа күрә акылдан җуймас өчен миңа бик күп хәрәкәтләнергә туры килә", - дип уртаклашкан Губин.

Шулай ук җырчы хәзер кәрәзле телефонын кабызмаска тырыша, чөнки аңа таныш булмаган кешеләр теләсә нинди сүзләр яза башлаган.
Губин сәхнәгә кайтырга планлаштырмый, әмма иҗатын да ташламаган. Артистның сүзләренә караганда, берничә бик яхшы җыр язган, тик аларның эшен бетерергә кирәк. Моннан тыш, ул тынлыкта һәм аулак урында эшләү өчен Мәскәү өлкәсендә үзенә йорт эзли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading