16+

Кайда сез ветераннар?

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга истәлекле медальләр тапшырыла. Инде 99 процент медаль иясен тапкан, ә менә 143 ветеранның кайда икәнен ачыклый алмыйлар икән.

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга истәлекле медальләр тапшырыла. Инде 99 процент медаль иясен тапкан, ә менә 143 ветеранның кайда икәнен ачыклый алмыйлар икән.

Шәһәрнең социаль яклау хезмәте белән берлектә аларны эзләү эшләре бара. Тулаем алганда, әлеге медальләрне 20 меңнән артык кешегә тапшыру ниятләнгән булган. Чынлыкта исә ветераннар саны сизелерлек кимегән, соңгы айда гына да 500дән күбрәк ветеран үлгән ди, Казан башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова.

Казан мэры бу мәсьәләдә эчке эшләр органнарын дә җәлеп итәргә кирәк дип саный.

- Иң мөһиме - ветераннарны игътибарыбыздан мәхрүм итмәскә, бу эштә мәктәп балаларын тагын да активлаштыру сорала, дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинга. Бәйрәмгә кадәр ветераннар табылмаса, соңыннан да туганнары, якыннары мэриягә мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading