16+

Казан аэропортында Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау участогы ачылды

«Казан» халыкара аэропортында вакытлыча оештырылган сайлау участогы ачылды.

«Казан» халыкара аэропортында вакытлыча оештырылган сайлау участогы ачылды.

Тавыш бирү көннәрендә даими яшәү урыныннан читтә яки юлда булган гражданнар аэропортта 08.00 дән 20:00 гә кадәр тавыш бирә алачак, дип хәбәр итә ТР Миндортрансы матбугат хезмәте.

2828 нче вакытлыча сайлау участогы 1 нче терминал бинасында, өченче катта урнашкан (лифттан чыкканда уңга узарга кирәк). 13 сентябрьгә кадәр булган тору урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза рәсмиләштергән гражданнар тавыш бирүдә катнаша алачак. Бюллетеньнәр паспорт яисә аны алмаштыручы документ күрсәткәч бирелә. Сайлау участогында Роспотребнадзорның барлык антик таләпләре үтәлә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading