16+

Казан җиңәргә тиеш: аның өчен сезнең ярдәм кирәк!

Россия Үзәк банкының Татарстан бүлекчәсендә Ачык ишекләр көне узды. Чарага килүчеләр банк тарихы белән танышты, бер уңайдан Үзәк банк уздыра торган бәйгедә Казан өчен тавыш та бирделәр.

Россия Үзәк банкының Татарстан бүлекчәсендә Ачык ишекләр көне узды. Чарага килүчеләр банк тарихы белән танышты, бер уңайдан Үзәк банк уздыра торган бәйгедә Казан өчен тавыш та бирделәр.

Аның өчен исә махсус пункт оештырылган иде. Банкка килүчеләр шактый булды, алар арасында La Primavera камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов, Качалов театры директоры Александр Славутский, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Советлар Союзы герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов та бар иде.

Алар барысы да бәйгедә Казанны хуплап тавыш бирде. Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, тавыш бирү Дәүләт Думасы сайлауларындагы кебек оештырылган.
- Биредә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Барысы да күңел кушуы белән килгән, Казан өчен җан атулары күренеп тора, - ди ул.

Александр Славутский да Казан өчен бик рәхәтләнеп тавыш бирде. Аның фикеренчә, меңьеллык тарихка ия Казан толерантлык үрнәге булып тора. Күпмилләтле республика башкаласы җиңүгә лаек, ди театр директоры.

Исегезгә төшерәбез, Үзәк банк чыгарачак яңа банкнотларда урын алу өчен ун шәһәр арасында кызу ярыш бара. Тавыш бирү 7 октябрьдә тәмамлана. Казан өчен тавышыгызны твоя-россия.рф сайтына кереп бирә аласыз. Җиңүчеләр 7 октябрьдә «Россия-1» телеканалында игълан ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading