16+

Казан хатын-кызлары онкологларда бушлай тикшеренү уза алачак 

9 июньдә “Мега” сәүдә үзәгендә “Казан күкрәк рагына каршы” акциясе узачак, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

9 июньдә “Мега” сәүдә үзәгендә “Казан күкрәк рагына каршы” акциясе узачак, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар Татарстанның әйдәп баручы маммолог-онкологларында бушлай консультация уза ала. Акция 10-16 сәгатьтә узачак.

Күкрәк рагы хатын-кызлар арасындагы онкология авырулары арасында беренче урында тора.

Дүрт ел рәттән уза торган проект ярдәмендә 3 200 хатын-кыз УЗИ һәм консультация узды. 2014 елда акция барышында Татарстан табиблары күкрәк бизе рагы белән авыруның бер очрагын ачыклаган, 11 хатын-кызда мастопатия тапканнар. 2015 елда акция барышында таиблар күкрәк рагының 11 очрагын ачыклаган. 2016 елда шулай ук күкрәк бизе рагының 11 очрагы, 13 фиброз һәм мастопатия ачыкланган.
 

Татар-информ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анлавымча, чит шэхэрдэн килучелэрне дэ кабул итэчэклэр. Алдан язылырга кирэк микэн, чират белэн кереп булырмы?

    Мөһим

    loading