Яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк. Россия Үзәк банкы яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурс игълан итте. Тавыш бирүнең беренче этабы Твоя-Россия.рф сайтында 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр барачак.
Теләгән һәр кеше шәһәрнең берәр географик объектын һәм аңа охшаш дүрт символ тәкъдим итә ала. Биш мең тавыш җыйган вариант автомат рәвештә икенче этапка күчә. Идел буе округыннан Казан белән Уфа шәһәре бишәр мең тавыш җыярга өлгерде инде. Тавыш бирүчеләр Казан Кремле белән Уфадан Салават Юлаевка куелган һәйкәлне тәкъдим иткән. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта «Иҗтимагый фикер» фонды, россиялеләргә кайсы символ ошавын ачыклар өчен, алты мең кеше арасында сораштыру оештырырга ниятли. Алар нигезендә ун фаворит шәһәр һәм аларның икешәр символы сайланып алына. Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк. Ул вакытта Твоя-Россия.рф сайтында, йә федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп булачак. Моннан тыш, 7 октябрь көнне «Россия 1» телеканалы эфирында SMS аша да тавыш бирү мөмкинлеге тудырылачак.
Биш мең тавыш җыйган символлар:
Волгоградтагы «Родина-мать» һәйкәле
Владивостоктагы Алтын күпер
Севастопольдәге суга баткан корабльләргә куелган һәйкәл
Дербенттагы «Нарын-кала» крепосте
Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле
Байкал күле
Грозныйдагы Чечня йөрәге» мәчете
Циолковскийның «Восточный» космодромы
Казан Кремле
Мурманскидагы «Алеша» мемориалы
Новосибирскидагы Бугринск күпере
Смоленскиның крепост стенасы
Новосибирск дәүләт опера һәм балет театры
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар