16+

Казан Кремлендә – 65 мең турист

30 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр Казан Кремлендә 65 мең кеше булып киткән.

30 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр Казан Кремлендә 65 мең кеше булып киткән.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова сүзләренчә, Яңа ел рухында бизәлгән Кремль республика кунакларының төп тартылу ноктасына әйләнгән. Аларга төрледән-төрле Яңа ел программалары тәкъдим ителә.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы барлыгы унике Яңа ел программасы белән үзенә җәлеп итә. "Эрмитаж-Казан" үзәге "Фәрештәләрнең Яңа ел тылсымы" күргәзмәсен ачып җибәрде, биредә шулай ук "Италиядә Яңа ел маҗаралары яки ничек Петрушка фәрештә Бефана белән бәхәсләшкән" интерактив программасы эшли. Ислам мәдәнияте музее балаларны Казаннан Мәккәгә сәяхәткә чакыра.

Болгарда "Борынгы Болгар - узган чор белән кышкы очрашулар" дип аталган программа бара. Кунакларны Болгар белән бәйле каһарманнар - Хан, Петр I, шулай ук Кыш Бабай һәм Кар кызы белән очрашу көтә. Яңа елның өч көнендә музей-тыюлыкка 1523 кеше килгән.

Иске Казан тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында балалар белән әти-әниләрне Яңа ел чыршысы каршы ала, шулай ук биредә тау шуарга һәм тимераякта җилдерергә мөмкин.

- Туроператорлар һәм турагентлыклар белән берлектә "Иске Казан Яңа елы" дип аталган программа оештырыла. Анда кунаклар Кыш Бабай, Кар кызы һәм Убырлы карчык белән очраша, җәядән ата, атта йөри, - дип сөйләде Лиана Сәетова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading