16+

Казан кызы Хакасия башлыгының урынбасары булачак

Хакасиянең Югары Советына төбәк хакимиятендә дәүләт вазифаларын башкарачак кандидатлар исемлеге җибәрелгән. Кадрлар мәсьәләсе якындагы сессиядә каралачак, дип яза r-19.ru.

Хакасиянең Югары Советына төбәк хакимиятендә дәүләт вазифаларын башкарачак кандидатлар исемлеге җибәрелгән. Кадрлар мәсьәләсе якындагы сессиядә каралачак, дип яза r-19.ru.

Депутатлар Хакасия башлыгының беренче урынбасары вазифасына Андрей Асочаковның, урынбасар вазифасына Казан кызы Юлия Исмәгыйлеваның һәм финанс министры вазифасына Ирина Войнованың кандидатурасын караячак. Андрей Асочаков белән Ирина Войнованы Хакасия халкы яхшы белә, ә менә Юлия Исмәгыйлева яңа кеше.

Юлия Вячеславовна Исмәгыйлева 1981 елның 16 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Ике югары белеме бар, төп квалификациясе «юрист». 20 еллык эш стажы бар, аның 15 елы – җитәкчелек вазифасында. 2012 елдан хакимиятнең федераль органнарында эшләгән. Соңгы эш урыны – Россия Президенты Администрациясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading