16+

Казан марафонында ун мең кеше катнаша

2016 елның 15 маенда Казанда узачак марафонга катнашучыларны теркәү башланды.

2016 елның 15 маенда Казанда узачак марафонга катнашучыларны теркәү башланды.

Марафонның маршруты быелгы кебек булачак. Старт «Казан Арена» стадионында бирелеп, финиш та шунда булачак. Марафонда 42,2 км (классик марафон), 21,1 км (ярыммарафон) һәм 10 км аралыкка йөгерәчәкләр.

Беренче тапкыр 3 чакрымга ГТО-йөгерү дә оештырыла. Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе Казан марафоны кысаларында йөгерү буенча Россия чемпионаты уздырып, аның җиңүчеләре Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпия уеннарына ил җыелма командасына керәчәк дип белдерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading