31 майдан Сочи - Казан - Сочи маршруты буенча яңа авиарейс ачыла.
Аны "Победа" авиакомпания-лоукостере оештыра. Әлеге юнәлеш буенча очышлар атнага бер тапкыр - якшәмбе көнне башкарылачак. Пассажирлар "Boeing 737-800" очкычларында барачак. "Казан" халыкара аэропортыннан очкычлар 10.20 сәгатьтә кузгала. Казаннан Сочига һава юлы белән ике сәгатьтә барып җитеп булачак.
0
Комментарийлар