16+

Казан София Гобәйдуллинаны каршыларга әзерләнә

24 октябрьдә күренекле композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның мактаулы гражданины София Гобәйдуллинага 85 яшь тулды. Шул уңайдан башкалабызда 2-4 ноябрьдә «Сәламлим сине, София!» дигән фестиваль үтәчәк.

24 октябрьдә күренекле композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның мактаулы гражданины София Гобәйдуллинага 85 яшь тулды. Шул уңайдан башкалабызда 2-4 ноябрьдә «Сәламлим сине, София!» дигән фестиваль үтәчәк.

- София Гобәйдуллинаны без түземсезлек белән көтәбез. Ул бөтен дөньяга танылган шәхес. Казан Ратушасында композитор катнашында матбугат конференциясе узачак, аның рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла. Юбилеена нәшер ителгән «Под знаком любви» дигән китап та тәкъдир ителәчәк. 3 ноябрьдә юбилей концерты узар дип көтелә. Шундый үзенчәлекле кешене Казаныбызда кабул итү зур дәрәҗә, - диде Казан шәһәре башкарма комитетының беренче урынбасары Дамир Фәттахов.

София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге директоры Ләйлә Гарифуллина әйтүенчә, быел чаралар күбрәк оештырыла, чөнки София Гобәйдуллинаның 1985 елдан бирле кайтканы юк. 2014 елда композиторга багышлап, аның Казандагы чоры турында фильм төшерелгән иде. Ул Казан мөселман киносы фестивалендә махсус бүләккә ия булды. Шушы көннәрдә аны тәкъдир итү дә булачак. Концертта София Гобәйдуллинаның соңгы елларда язылган әсәрләре яңгыраячак. Анда Анна Гөлишәмбарова җитәкчелегендәге «Новая музыка» Камера оркестры да катнаша.

Казан Ратушасында Татарстан рәссамнары белән бергә Франция, Белоруссия, Германия һәм башка илләрнең рәссамнары күргәзмәсен күрергә мөмкин булачак.
Казан дәүләт консерваториясе профессоры Шамил Монасыйпов композиторның соңгы биш елда җиде күләмле әсәр язуын да әйтеп узды.
- София Гобәйдуллина компьютердан да файдаланмый, әмма бөтен яңалыклардан да хәбәрдар, - диде ул.
Фестивальдә Чайковский исемендәге музыка мәктәбе укучылары да катнаша. 5 декабрьдә Мәскәү дәүләт филармониясенең кече залында София Гобәйдуллинага багышланган концерт узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading