Казан 2022 елда-Ислам хезмәттәшлеге берлегенең яшьләр башкаласы статусы кысаларында үткәрелгән чаралар сериясе йомгакланып килә.
Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйткәнчә, Казан 2013 елда ук үзенең халыкара чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә сәләтле булганлыгын раслады. Ул елны Казанда Универсиада үткәрелгән иде.
— Казанның Ислам хезмәттәшлеге берлегенең яшьләр башкаласы итеп сайлануында Болгарда ислам динен ирекле кабул итүгә 1100 ел тулу да этәргеч булды. Форум чараларында катнашырга 130 илдән гариза керде, ә 70 ил вәкилләре Казанга килде. Фән, мөселман мәдәнияте, киберспорт, җәмәгатьчелек дипломатиясе темаларына конференцияләр булды. Казанда халыкара яшьләр хабы-үзәге оештырыла, аның аша Россия, Татарстан ислам дөньясына юл ярачак, хезмәттәшлекне киңәйтәчәк,-диде Тимур Сөләйманов.
Ислам хезмәттәшлеге берлегенең яшьләр форумы президенты Таха Айхан әйткәнчә, киләсе елда символик башкала статусы Африка континентындагы шәһәрләрнең берсенә биреләчәк, кайсы шәһәр булачагы әлегә билгеле түгел.
— Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу олы вакыйга. Төркия белән Татарстанның элемтәләре борынгыдан килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны ислам дөньясында яхшы беләләр, ул форум эшчәнлегенә дә теләктәшлек күрсәтте. Төркия вәкиле буларак, борынгы бабаларыбыз җирендә булуыма шатмын, Татарстаннан җылы хисләр белән китәм. Казанда ел дәвамында оештырылган чаралар материаллары китап итеп туплап чыгарылачак. Һәи Ислам хезмәттәшлегенә кергән илләргә таратылачак, - диде Таха Айхан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар