16+

"Казан тәрәзәләре" музеена тәрәзә йөзлекләре җыялар

Казанның "Иске шәһәр" префектурасы "Казан тәрәзәләре" музее булдырырга ниятли.

Казанның "Иске шәһәр" префектурасы "Казан тәрәзәләре" музее булдырырга ниятли.

Ачык һавада эшләячәк әлеге музей проекты Татарстандагы һәр шәһәр һәм районга хас үзенчәлекле борынгы агач тәрәзә йөзлекләре экспозициясеннән гыйбарәт. Бүгенге көндә республикада яшәүче һәркем бу проектка үз өлешен кертә, тәрәзә йөзлекләре турында белгәннәрен җиткерә ала дип хәбәр итә "Татар-информ". Шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров сүзләренчә, күргәзмәне Каюм Насыйри урамында ясарга ниятлиләр.

Күргәзмә декоратив панноны хәтерләтәчәк, ул Казанның тарихи үзәген төзекләндерү һәм туризмны үстерү программасына да туры килә.
- Күпме тәрәзә йөзлекләре җыя алабыз, шуларны фоторамкалар кебек урнаштырырга телибез, алар фонында туристлар фотога төшә алачак. Болар барысы да ачык һавада, бистәнең агач йортларының берсе янында урын алачак, - ди "Иске шәһәр" префекты урынбасары Лариса Залевская.
Хәзергә берничә агач тәрәзә йөзлеге сайлап алынган. Оештыручыларның планы буенча, барлыгы егермеләп үзенчәлекле тәрәзә йөзлеге җыярга кирәк.

- Хәзер без әле җимерелмәгән агач йортларда тәрәзә йөзлекләре эзлибез. Берничәне таптык, тәрәзә йөзлекләрен кулланырга рөхсәт алу өчен аларның хуҗалары белән элемтәгә керергә кирәк, - ди Тимур Кадыйров.
"Иске шәһәр" префектурасы экспонат буларак бушлай тәрәзә йөзлекләре тапшыра алучыларны проектны тормышка ашыруда катнашырга чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading