16+

Казан университеты иң яхшы вузлар исемлегенә кергән

Иң яхшы дөнья фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешмалары рейтингында (SCImago рейтингы) Казан (Идел буе) федераль университеты Россия вузлары арасында алтынчы урынны биләгән.

Иң яхшы дөнья фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешмалары рейтингында (SCImago рейтингы) Казан (Идел буе) федераль университеты Россия вузлары арасында алтынчы урынны биләгән.

2015 ел белән чагыштырганда, университет уңай динамика күрсәткән. Гомумдөнья рейтингында Казан вузы берьюлы 34нче позициягә күтәрелгән һәм 605 нче урынны биләгән. Университетның фәнни-тикшеренү бүлекләре Россия фәнни-тикшеренү институтлары арасында 14 нче урында.

2016 ел рейтингында барлыгы 5 меңнән артык учреждение исәпкә алынган, анда Россиянең 138 учреждениесе кергән, шул исәптә 41 университет.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading