16+

Казан урамнары театр лабораториясенә әйләнәчәк

17-27 май көннәрендә Казанда «Город Арт-подготовка» театр лабораториясе уза. Бу – театраль экспериментлар ясый торган чара.

Казан урамнары театр лабораториясенә әйләнәчәк

17-27 май көннәрендә Казанда «Город Арт-подготовка» театр лабораториясе уза. Бу – театраль экспериментлар ясый торган чара.

Шекспир әйтмешли, тормыш – үзе театр. Лабораторияне оештыручылар менә шул сүзләргә таянып, спектакльләрен, театр сәхнәсе белән генә чикләнмичә, урамга, парк, скверларга чыгара. Җиде-ун көн эчендә тамашачы күз алдына да китерә алмаган иҗади экспериментлар ясый.
Быелгы лаборатория Казан, аның тарихы, мәдәни урыннарына багышланган булачак. Әйтик, 26 май көнне Әлмәт дәүләт драма театры хореографы Алинә Мустаева «Молот. Сумерки» пластик спектаклен Казанның Меңьеллык күпере астында (Подлужная урамы ягыннан) куячак. Алинә театр сөючеләргә Әлмәтнең иң зур шау-шу тудырган «Кибет», «Медея» спектакле хореографы буларак таныш. Спектакльнең вакыты да үзенчәлекле – кояш чыккан (3.15 сәгатьтә) һәм кояш баткан (19.00 сәгатьтә) вакытта.

Кави Нәҗми, Абдулла Алиш кебек бөек шәхесләр яшәгән, Черек күл янында урнашкан бай тарихлы Мергасов йорты да лабораториянең игътибар үзәгендә. Кайбер тарихи мәгълүматлар буенча, бу – Казанда беренчеләрдән булып төзелгән күп катлы йорт. Хәзер җимерек хәлдә булса да, кайчандыр бу йорт партия җитәкчеләрен, танылган сәнгать әһелләрен генә кунак итә торган булган. Менә шул вакыйгаларны истә тотып, режиссер Вера Попова «Йорт» дигән спектакль эскизы әзерләгән. Текст авторлары – Йолдыз Миңнуллина һәм Радмила Хакова. Спектакль Кави Нәҗми урамы, 22а адресы буенча урнашкан Мергасов йорты ишегалдында куелачак.

Иҗади лабораториядә Камал театры артистлары да катнаша. Алар Ибраһим Сәләховның «Колыма хикәяләре» романы буенча куелган «Бер фаҗигале язмыш хроникасы» спектакль эскизын әзерли. Спектакль 26, 27 май көннәрендә «Угол» иҗат лабораториясендә куела.

Фестиваль кысаларында шулай ук «Арттан йөри шәһәр урамнары» дигән автобуста шигъри экскурсия, Казанның тарихи биналары буенча экскурсия оештырылачак. «Казан 90 ел элек» (1937-1938 еллар), «Страшные игры молодых» (1987 ел) тарихи фильмнарын күрсәтәчәкләр. Оештыручылар сүзләренчә, лабораториядә куелган 70-80 процент спектакль эскизы тора-бара тулы бер спектакль буларак театрларда куела башлый.

Алисә Шәрәфиева

Рәмис Нәҗмиев фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading