16+

Казан үзенең «җилкәннәрен» җыя

Ун ел элек тышкы реклама эшчәнлегеннән шәһәр бюджетына бер-ике миллион тирәсе акча кергән иде. Казан җитәкчелегенең сөенгәнлеге хәтердә, юктан бар булган акча кебек бит инде.

Ун ел элек тышкы реклама эшчәнлегеннән шәһәр бюджетына бер-ике миллион тирәсе акча кергән иде. Казан җитәкчелегенең сөенгәнлеге хәтердә, юктан бар булган акча кебек бит инде.

– Эш авыр башланып китте, – дип, шул елларны хәтергә төшерде мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә. – Ләкин реклама агентлыклары белән законга нигезләнелгән, үзара хөрмәткә корылган элемтәләр урнаштыруга ирештек. Нәтиҗәдә, безнең реклама өлкәсендәге эшчәнлекне башка шәһәрләр үрнәк итеп өйрәнде.

Реклама шаукымы шулкадәр җанланды ки, Казанда игълан такталары, шул исәптән алты метр зурлыктагы җилкән кадәрле «Еврощит»лар 2000гә якынлашты. Ленин дамбасындагы, Меңьеллык мәйданындагы реклама корылмалары мәһабәт Кремльне томалый башлады хәтта. Казанда 2013 елда узган җәйге Универсиадага әзерлек барышында Казан Кремле «реклама һөҗүменнән» азат ителде.

Бүген дә шәһәрдә 1410 реклама корылмасы гамәлдә. Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Әскар Баһаветдинов чыгышында әйтелгәнчә, шушы «баганалар» быелның алты аенда гына да Казан бюджетына 327 миллион сум (!) табыш керткән. Бу – ил төбәкләре арасында реклама эшчәнлеге буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
– Эшкуарларның берсе дә килешүне өзмәде, түләүләр вакытында түләнде. Соңгы биш елда шәһәр бюджетына рекламалардан 1,4 миллиард сум табыш алынды, – диде Әскар Баһаветдинов.

Казанда киләсе елдан шәһәр территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат тармагын үстерү буенча 2018-2020 елларга исәпләнелгән муниципаль программа гамәлгә куела. Реклама килешүләре хәзерге кебек биш елга түгел, ә ун елга кабул ителәчәк, түләү тәртибе дә үзгәрә. Әскар Баһаветдинов аңлатканча, моңа кадәр реклама корылмасы өчен түләү тулысынча алынган, аннары тариф буенча айлык түләүләр кертелгән. Киләчәктә беренче һәм соңгы ел өчен түләү алыначак, ә калган бәя кварталга бер мәртәбә өлешләп түләп барыла.

– Россиядә 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер матчлары Казанда да уйнала. Шул сәбәпле, реклама корылмалары да тәртиптә булырга тиеш, – дип искәртте мэр Илсур Метшин.
Әскар Баһаветдинов әйткәнчә, Казанда реклама корылмалары тора-бара 600 берәмлеккә генә калдырылачак. Шабыр-шобыр килеп торган «реклама җилкәннәре» тарихка күчә, алар урынын югары технологияле электрон экраннар алачак. Шәһәрдәге кайбер биек йортлар диварларында инде хәзер дә электрон экраннар реклама-мәгълүмат тарата.

Казан үзәгендәге Киров дамбасыннан, Сәетгалиев, Мәскәү, Ташаяк, Островский, Вишневский, Н.Ершов урамнарыннан, Меңьеллык мәйданыннан «Еврощит»лар алынды. Киләсе елда Академик Парин, Мәүлетов, Декабристлар, Татарстан, Достоевский, Сәлимҗанов, Назарбаев урамнарындагы һәм Оренбург трактындагы зур күләмле реклама корылмаларының саны шактый киметеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading