16+

Казан зиратындагы каберлекләргә QR-кодлар куйганнар

Казанның Арча зиратында кайбер каберләр янында QR-кодлар барлыкка килгән.

Казан зиратындагы каберлекләргә QR-кодлар куйганнар

Казанның Арча зиратында кайбер каберләр янында QR-кодлар барлыкка килгән.

Аларны Казан дәүләт медицина университеты студентлары ясаган. Җирләнгән медицина хезмәткәре турында телефондагы махсус кушымта ярдәмендә код аша мәгълүмат алырга була. QR-кодлар Андрей Агафонов, Семен Зимницкий, Владимир Крупин кебек танылган табибларның каберләренә куелган. Киләчәктә бу кодларны башка өлкәдәге күренекле кешеләрнең каберләренә дә куярга уйлыйлар.


Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading