16+

Казанда 3 көнлек “Гаилә пикнигы” була

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан казанлылар өчен "Гаилә пикнигы" дигән өч көнлек фестиваль үткәрелә. 8, 9 һәм 10 июль көннәрендә шәһәр халкы һәм кунаклар өчен "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда бик зур бәйрәм программасы оештырыла.

Бүген, 8нче июльдә, сәгать 13.00 бәйрәмдә балалар өчен урбанистика, экология һәм архитектура өлкәсендәге экспертлар лекцияләр һәм белем бирә торган уеннар үткәрелә. Яшь казанлылар "Минем паркым!" дигән дизайн-уенда да катнаша алачак. Алар Казанның киләчәге темасына рәсемнәр ясыячак. Шулай ук балалар өчен шәһәр эчендә сәламәт экологик мохитне саклап калу буенча лекцияләр уку каралган.

Бәйрәмдә 30дан артык иҗади мастер-класс оештырыла, балалар язучылары үзләре иҗат иткән әкиятләрен укып, "тотып карый торган" зоопарк та эшләячәк. Теләге булган һәр кеше балалар әдәбияты сатып алып, аларны балалар йортына яки хәйрия оешмасына тапшыра алачак. Пикникта теләге булган һәр кеше онкология үзәкләре өчен акча сала, ятим балаларга һәм мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итә ала, дип хәбәр итә kzn.ru park.tatar сайтына сылтама белән. Шәһәр фестиваленә бушлай керергә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading