Узган атнада 452 сабый туган, аларның 236сы - малай һәм 216сы кыз.
Балаларның тугандагы авырлыкларына килгәндә иң җиңел сабый 800 грамм булса, иң "баһадиры" 5000 грамм булган. Казандагы иң яшь әнигә - 17, иң өлкәненә - 53 яшь, иң яшь әтигә - 17, ә иң өлкән әтигә - 69 яшь, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.
Бу атнаның иң популяр исемнәре - Кира, Тимур, Роберт, Егор, Диана, Дарья, Полина, Ясминә, Мәдинә, Раяз. Ә иң сирәк кушылган исемнәр - Асэль, Исмәгыйль, Симеон, Адриан, Эдгар, Лия, Аминад.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар