16+

Казанда баш миен яңача дәваларга өйрәнәләр

Казанда VII Бөтенроссия нейрохирурглар съезды уза. Әлеге чарага сигез чит төбәктән табиблар килде. Нейрохирургларны Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Премьер-министрының урынбасары Васыйл Шәйхразиев котлады.

Казанда VII Бөтенроссия нейрохирурглар съезды уза. Әлеге чарага сигез чит төбәктән табиблар килде. Нейрохирургларны Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Премьер-министрының урынбасары Васыйл Шәйхразиев котлады.

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, съезды үткәрү урыны булып Казан очраклы рәвештә генә сайланмаган.

- Нейрохирургия буенча беренче операция нәкъ менә Казанда ясалган, өстәвенә Казан нейрохирургия мәктәбе Россия күләмендә билгеле. Съездда 880ләп кеше катнаша, программа бик тыгыз. Бу чара вакытында без кешеләрдә нерв системасын дәвалауның яңа алымнарын өйрәнергә, тәҗрибә урталашырга телибез. 2010 елда чит ил коллегаларыбыз белән берлектә Татарстанда үзләштерелә башлаган технологияләр бүген эскпортка чыгу дәрәҗәсендә. Республикада яңа технологияләр кулланып 450 операция ясалган. (шуларның бер төре - баш миенә борын тишеге аша операция ясау) Әлеге тәҗрибә белән уртаклашырга кирәк. 8 төбәктән килгән 23 нейрохирург Казанда баш мие авыруларын дәвалауның заманча алымнарын үзләштерәчәк. Бу Татарстанда нейрохирургия тармагының үсешен күрсәтә, - ди министр. Чара 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading