16+

Казанда Бауман урамында «КышДаКар-фест» старт ала

 Бүген Казанда Бауман урамында «КышДаКар-фест» кышкы фестиваль старт ала. Шәһәрлеләр якыннарына сувенирлар сайлый, мастер-классларда катнаша – милли ризыклар әзерли һәм бүләкләрне үз куллары белән ясый алачак.

Фестивальдә 14 катнашучы үз продукциясен тәкъдим итәчәк, алар арасында ТР районнарыннан шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, фермерлар да бар. Бәйрәм атмосферасы музыка һәм сәүдә нокталарындагы иллюминация ярдәмендә булдырылачак. 

Ярминкә рәтләре Бауман ур., 19 адресы буенча Матбугат йорты янында 15:00 сәгатьтә ачылачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты. 

Исегезгә төшерәбез, 23 нче декабрьдән «КышДаКар-фест» «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы мәйданчыгында эшли башлады инде. Ике мәйданчыкта да павильоннар 8 нче гыйнварга кадәр эшләячәк.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading