16+

Казанда берәү QR-код күрсәтүен сораган каравылчыга пычак белән һөҗүм иткән...

Каравылчы хастаханәгә озатылган.

Каравылчы хастаханәгә озатылган.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Казан сәүдә үзәгенә килгән ир-ат  QR-код күрсәтүен сораган каравылчыга пычак белән һөҗүм иткәнлеге турында мәгълүмат пәйда булды.

«Татар-информ»га ир-атның тоткарлануы турындагы мәгълүматны ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә раслаганнар.

Кичке сәгать дүртләр тирәсендә Коләхмәтов урамындагы «Уңыш» сәүдә үзәгеннән чакыру булган. Россия гвардиячеләре 48 яшьлек һөҗүмчене тоткарлый алган. Аны «Мәскәү» полиция бүлегенә илтәләр. Зыян күргән 62 яшьлек ирне хастаханәгә озатканнар.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип яза Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading