16+

Казанда «Черек күл»не беренче майга чиста су белән тутырачаклар

Моның алдыннан ясалма сулык төбен чүп-чардан чистартачаклар. Беренче майга Казанда «Черек күл»не чиста су белән тутырачаклар.

Казанда «Черек күл»не беренче майга чиста су белән тутырачаклар

Моның алдыннан ясалма сулык төбен чүп-чардан чистартачаклар. Беренче майга Казанда «Черек күл»не чиста су белән тутырачаклар.

Инде киләсе атнада ук ясалма сулыктан суны суыртачаклар, шуннан соң аның төбен чүп-чардан чистартачаклар. Күлнең тирәнлеге бер метр тәшкил итәчәк. Җәй көне күлгә яңа яшәүчеләр урнаштыру планлаштырылмый, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, кыш көне паркта шугалак катырылган иде. Ул 2020 елның 19-нчы декабреннән 2021 елның 14-нче мартына кадәр эшләде. Быелгы сезон соңгы өч елда иң озыны булды: шугалак 85 көн эшләде, бу вакыт эчендә аңа 101 мең тирәсе кеше килде, ә тимераякларны прокатлау хезмәтеннән 29 мең тапкыр файдаландылар.

http://kzn.ru/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading