16+

Казанда Гагаузия мәдәнияте көннәре уза

15-17 март көннәрендә Казанда, Татарстан белән Молдованың Гагаузия автоном-территориаль берәмлеге арасындагы үзара элемтәләр һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, Гагауз мәдәнияте көннәре уздырылачак.

16 мартта иртәнге сәгать унда Татарстанның Милли китапханәсендә Татарстан һәм Гагаузия язучылары, әдәбият белгечләре, тарихчылары, китапханәчеләре очрашачак. Шунда ук "Гагаузия әдәбияты почмагы" ачыла.

Кичен В.И. Качалов исемендәге Зур рус драма академия театрында Гагаузия сәнгать осталары катнашында концерт тәкъдим ителә. Тамашачылар каршында "Дюз ава" Гагаузия халык җыр һәм бию ансамбле, "Чаир" вокаль-инструменталь ансамбле, танылган гагауз артистлары - халыкара конкурслар лауреатлары Людмила Тукан һәм Виталий Манжул чыгыш ясаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading