16+

Казанда “Георгий тасмасы” акциясе башлана

Иртәгә 22 апрель көнне 11:30 сәгатьтә Камал театры каршында "Георгий тасмасы" дип исемләнгән Халыкара акция старт алачак. Бөек Җиңүнең символына әйләнгән әлеге тасма - күкрәк билгеләрен республикада биш җирдә алырга мөмкин: Петербург һәм Бауман урамында, "Тандем", "Мега" сәүдә үзәкләре янында һәм Камал театры каршында. Теләгән һәр кеше 9 майга кадәр...

"Патриот" яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү һәм спорт-патриотлык республика үзәге Георгий тасмаларын инде алтынчы ел рәттән өләшә икән. Алар моны гадәти эш кенә түгел, үзләренең миссиясе дип саный. Истәлекле тасмаларны Казан уку йортларында белем алучы студентлар таратачак. Алар шулай ук кызыксынганнар өчен лентаның килеп чыгу тарихын, андагы төсләрнең нәрсә аңлатканын да сөйләячәкләр. Быел барлыгы 350 000 тасма өләшенәчәк

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading