16+

Казанда хәйрия акциясе уза

"Кемнеңдер гомере вак-төяк түгел" акциясе Россия шәһәрләрендә елына ике тапкыр уздырыла. Аның кысаларында авыру балаларга ярдәм итү өчен вак акча җыялар. Быел акциядә Казан да катнаша.

"Кемнеңдер гомере вак-төяк түгел" акциясе Россия шәһәрләрендә елына ике тапкыр уздырыла. Аның кысаларында авыру балаларга ярдәм итү өчен вак акча җыялар. Быел акциядә Казан да катнаша.

"Линия жизни" хәйрия фонды чараны 2009 елдан бирле оештыра. Шул вакыт эчендә алар 13 миллион сумга якын акча җыеп, 62 балага ярдәм күрсәтә алганнар.

- Бу юлы җыелган акча Евгения Карнадуд исемле кызга тотылачак. Аның диагнозы 4 нче дәрәҗәле сколиоз. Дәвалану өчен 699 740 сум сорала. Безнең фонд тумыштан йөрәге зәгыйфь булган, умырткалыгы деформацияләнгән балаларны дәвалау белән шөгыльләнә. Гадәттә, акция вакытында акча күбрәк җыела һәм аның калганына әле тагын дүрт балага ярдәм күрсәтә алабыз, - диде хәйрия фондының матбугат сәркатибе Дана Назаренко.

Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов әйтүенчә, хәйрия фонды акция үткәрү тәкъдиме белән чыккач, хакимият аны кабул иткән.

- Һәрберебезнең кесәсендә уртаклашырлык вак акчасы табыла. Киров һәм Мәскәү районнарындагы эре һәм вак оешмалар да битараф калмаслар, чарада катнашырлар дип уйлыйм. Акциягә нәтиҗә ясау 1 июнь көнне Урицкий паркында уздырылачак, - диде ул.

Быел акциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Стәрлетамак, Ульяновск, Самара, Сочи, Касимов шәһәрләре дә катнашачак. Казанда исә вак акча кабул итү пунктлары 22, 23, 29 һәм 30 май көннәрендә Петербург урамы, 1 йорт адерсы буенча "Кольцо" сәүдә үзәгендә ачык булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading